Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Район үсешендә тендеция бар, әмма ул киртә түгел

Район тормышын тәэмин итүче хезмәт җитәкчеләре белән уза торган дүшәмбе киңәшмәсе район башлыгы Рөстәм Нуриев рәислегендә үтте.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Аяз Шафигуллин катнашучыларны соңгы бер ел эчедә авыл җирлекләрендә халыкның эшлекле активлыгы артуы һәм агросәнәгать тармагында продукция җитештерү тендециясе буенча мәгълүмат белән таныштырды. “Төзекләндерү” предприятиясе директоры Илшат Камалтдинов үзе җитәкли торган хезмәт коллективы быел башкарырга тиеш булган масшатблы эшләр турында сөйләде. Район мәгариф бүлеге начальнигы Гүзәл Гыйлаҗева чыгарылыш сыйныф укучылары алдында торган дәүләт йомгаклау имтиханнары һәм аларны тапшыру тәртибе турында чыгыш тотты.

Планерка күңелле миссия белән тәмамланды. Тормыш иминлеге нигезләре буенча Бөтенроссия укучылар олимпиадасы призеры, Урыссуның 3 санлы мәктәп укучысы Ильяс Вилданов, аның остазы Динар Вильданов район башлыгы Гранты белән билгеләнде. Намуслы хезмәте һәм Ютазы районын төзекләндерүгә керткән саллы өлеше өчен төзекләндерү һәм яшелләндерү буенча Урыссу предприятиесе директоры Илшат Камалтдинов район башлыгының рәхмәт хатына лаек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев