Район терлекчеләре авырлыкларга бирешмәскә тырыша
Урал авылында эшләп килүче "Нәбиуллин И.М." крестьян-фермер хуҗалыгында район күләмендә терлекчелек буенча семинар-киңәшмә узды.
Район башлыгы Аяз Шәфыйгуллин һәм авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Андрей Борисов җитәкчелегендә агымдагы елның ун аенда терлекчелек тармагының эшчәнлегенә йомгак ясалды. Киңәшмәдә катнашучылар хуҗалыкның мал абзарларында булды, сыер һәм бозауларны асрау шартлары белән танышты. Әйтергә кирәк, районның күпчелек авыл хуҗалыгы коллективларының терлекчелектә нәтиҗәлелек күрсәткечләре мактанырлык түгел. Бу хәлне бетерү өчен нәрсә кирәк булуы да билгеләнде чарада. Район башлыгы хуҗалык җитәкчеләренең игътибарын терлекләрне ашату һәм асрау, ясалма орлыкландырудан башка мал асрауның нәтиҗәлелегенә турыдан-туры йогынты ясаучы күп кенә сәбәпләргә юнәлтте. Өстәвенә, хуҗалыкларга финанс ярдәмнең мөмкин булган барлык проектларына да кушылырга кирәк булуы ассызыкланды. Район башлыгы шулай ук ел азагына район бюджетыннан да, узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, җитештерү күрсәткечләре үсешен тәэмин итә алган хуҗалыкларга акчалата ярдәм табылачагын билгеләп үтте. Элек авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне киң колач белән билгеләп үтелә иде, билгеле сәбәпләр аркасында быел бу бәйрәм көне күчерелде. Әмма авыл хуҗалыгы эшчәннәрен хөрмәтләү һичшиксез булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев