Район укучылары "Илһам канатында" булып, канатланып кайттылар
20 апрель көнне Кече Урыссу һәм Бәйрәкә мәктәбе укучылары Лениногорск районы "Чишмә" иҗат берләшмәсенең 60 еллык юбилеена багышланган "Илһам канатында" яшь язучылар бәйгесенең зонакүләм икенче турында катнашты.
Бәйрәкә мәктәбенең 5 сыйныф укучысы Әлфинә Ямаева (җит. Халикова Г.И.) һәм 11 сыйныф укучысы Лиана Хәйруллина (җит. Сабирҗанова В.С.) икенче урынга лаек булды. Кече Урыссу мәктәбенең 3 сыйныф укучысы Әдилә Шарипова исә беренче (җит. Шакирҗанова Г.З.), 8 сыйныф укучысы Зәлинә Солтанова икенче урынны (җит. Йосыпова З.В.) яулады, дип хәбәр иттеләр район мәгариф бүлегендә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев