Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Район ветераннар оешмасы җитәкчеләре өлкәннәргә игьтибарны тагын да арттыру турында фикер алышты

Әбсәләм авыл җирлеге базасында бүген район ветераннар (пенсионерлар) советының чираттагы утырышы узды.

Ветераннар оешмасының җирле башкарма власте белән үзара хезмәттәшлеген ныгыту темасына багышланган очрашуны район ветераннар советы рәисе Зоя Глушкова алып барды. Әбсәләм авылы башлангыч ветеаннар оешмасы җитәкчесе Миңнегөл Мостафина, Кәрәкәшле авылындагы аның хезмәттәше Гөлнур Хәнипова үз территорияләрендә өлкәннәр, аеруча ялгыз яшәүче, авыру кешеләр белән уздырылган чараларны бәян итте. Ахырда Зоя Васильевна, өлкән кешене кайгырту беренче чираттагы бурыч, дип башлангыч ветераннар оешмасы җитәкчеләренә мөрәҗәгать итте. Әлбәттә, утырышның күңелле өлеше дә булды - Әбсәләм авылының "Сердәш" ансамбле чарада катнашучыларга күңелле ял мизгелләре бүләк итте. Һәм киң күңелле хуҗалар кунакларны чәй табыны артына дәште.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев