Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Район ветераннары чабаталы үткәннәрен онытылмыйлар

Сихри матурлыкка чумган июнь иртәсендә сайраган сандугач моңын өзеп, радиоалгычтан яңгыраган Левитан тавышы фашист илбасарларының илебез чиген бәреп керүе турында кара хәбәр таратты.

Сугышка киткән ирләргә биреп җибәрергә акча да, ризык та юк иде, дип сөйләде әниебез. Тылда калган халыкка да тормыш бик авыр бирелде. Иңнәренә төшкән бөтен хезмәтне хатын-кызлар, картлар, балалар бергәләп күтәрде. Җиңүдән соң да авыл кешесенең тормышы җиңеләймәде. Ирләре яу кырында ятып калган хатыннарга, әтиләрен мәңгегә югалткан балаларга яшәүләре аеруча катлаулы бирелде. Алны-ялны белмәгән әниләребез басудан киндер җыеп, аңардан кием-салым тектеләр. Авылның көнчыгыш ягында үсеп утыручы урманның юкәләре чабата үрүче бабайларны кабык белән тәэмин иттеләр. Чабата үреп, безне сөендергән Мөдәррис ага Фәррахов, Әбузәр ага Сәлимшин, Фаат ага Шакиров 80 яшьләрен тутырдылар. Бик иртә ятимлек ачысын татыган балаларның күбесе белемле кешеләр булдылар, арада югары урыннарда эшләгәннәре дә бар.

Бөек Ватан сугышыннан әйләнеп кайткан Сәйрин ага Минязов - бүгенге кәнгә исән калган бердәнбер ветераныбыз. Көнне төнгә ялгап эшләгән тыл хезмәтчәннәребез дә аз калып килә. Ач һәм ялангач үскән сугыш чоры балалары - механизаторлар, терлекчеләр, лаеклы ялга чыккач та, тынгылык белмәделәр. Бүген мул, ямьле тормышта яшәсәк тә, үткәннәр һич чыкмый хәтердән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев