Район ветераннарына Беларусь Республикасының юбилей медальләрен тапшырдылар
Район советының чираттагы сессиясендә Бөек Ватан сугышы ветераннарына медальләр тапшырдылар.
Беларусияне немец-фашист илбасарларыннан азат итүнең 70 еллыгы уңаеннан Беларусь Республикасының юбилей медальләрен район башлыгы кулларыннан ветераннарның балалары алды. Алар сәламәтлек торышлары буенча килә алмаган әтиләренең лаеклы бүләкләрен аларга тапшырырга вәгъдә иттеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев