Район янгын сүндерүчеләренә бер сәгатьтә – ике урынга барырга туры килгән
Күптән түгел район янгынчылары бер сәгать эчендә ике хәбәр алган.
Район үзәгеннән чыкканда, Октябрьский юнәлешендә зур янган җир мәйданы күрергә мөмкин. Янгын чыгу шаһиты булган кешеләр коры үләнне ялмап алган ялкын "телләрен" һәм күккә соры төтен ургылуын күрәләр. Ут якында урнашкан дача йортларына хәвефле рәвештә якынайган. Икенче янгын бары кырык биш минут узгач, Кече Урыссу авылында чыккан. Биредә мунчага ут капкан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев