Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Район үз балаларын көтәчәк

Район башлыгы Рөстәм Нуриев мәктәпне алтын һәм көмеш медальгә тәмамлаган чыгарылыш укучылары белән үз бүлмәсендә очрашты.

Мондый очрашулар безнең районда яхшы традициягә әверелде. Район башлыгы һәр медалист белән аерым таныша. Быел бездә алар унөч, шуларның бишесе - "алтын" медальче. Бу Ирек Хәйруллин һәм Вероника Колобова (Урыссудагы 3 санлы мәктәп), Зөлфәт Шәрәфиев һәм Светлана Гыйззәтуллина (Ютазы мәктәбе), Айгөл Исмәгыйлева (Бәйрәкә мәктәбе). Мәктәпне "көмешкә" Марина Смоленцева, Гөлназ Фәрхетдинова һәм Ринат Закиров (Урыссудагы 3 санлы мәктәп), Диләфрүз Кавракова (Ютазы), Айгөл Галиева (Бәйрәкә), Миләүшә Рәкыйпова (Каразирек), Ләйлә Йосыпова һәм Эльвира Мәрданова (Иске Урыссу) тәмамладылар. Очрашуны Нуриев диалог формасында үткәрде, чыгарылышчыларның киләчәккә планнары белән кызыксынды.
- Районга дипломлы белгечләр булып әйлнеп кайтырсыз дип ышанасыбыз килә, - диде ул. Шул ук вакытта район башлыгы яшь кадрларга аеруча мохтаҗ булган тармакларны санап чыкты.
Очрашу ахырында Рөстәм Мидхәт улы һәр чыгарылышчыга истәлеккә коллекцион медаль тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев