Ютазы районы яңалыклары

"Ютазы таңы" газетасы - Ютазы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Район үзәгендә яшәүчеләр: пластик өчен контейнерлар – уңайлы

Урыссу бистәсенең берничә ишек алдында пластик савытлар өчен урнаштырылган контейнерларны үз территориягездә дә күрергә телисезме? Әлеге сорау белән без район үзәгендә яшәүчеләргә мөрәҗәгать иттек.

Пушкин урамындагы 91 санлы йорт буенча өлкән ханым болай дип җавап бирде:

- Комачау итмәс иде. Әмма ишек алдында безнең йорт берәү генә булуын исәпкә алсак, аны күрше, әйтик, юл аша гына булган 50 һәм 52 санлы йорт ишегалдында урнаштыруны кулайрак дип табам.

- Бөтен кеше өчен дә җавап биреп булмый, миңа калса, кирәк әйбер. Безнең гаиләгә килгәндә, бездә каты көнкүреш калдыкларын калмый дияргә була. Органик чүпне компост чокырына туплыйбыз, сөт пакетары юк - авыл хуҗалыгы продукциясен базарда юнәтәбез. Печенье капчыкларын, кәнфит кәгазьләрен, үсемлек маеннан бушаган шешәләрне айга бер тапкыр Урыссу читендәге контейнерларга илтеп бушатабыз. Сүз уңаенан, пыяла өчен дә контейнер артык булмас иде. Үз ихатамда мин инде күптән чүп-чарны сортларга аерам, - диде бистәнең Комсомол урамында үз йорт-җире белән яшәүче ханым.

- Безнең ишек алдында - 35 санлы йорт янында мондый контейнер тора инде. Бик уңайлы. Баштагы мәлне шешәләрне чистартып ташларга кирәк дип уйлаган идем, тора-бара аларны юып торуның кирәге юк икәнен дә аңладым, - дип елмайды Чкалов урамындагы 37 санлы йортта яшәүчеләрнең берсе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев