Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Район үзәгенең Урыссу урамына яңа асфальт салына

Урыссу бисәсенең Урыссу урамында шәп юл салына. Район үзәгенең яңа асфальт тасмасы күзләрне иркәли, аны Азнакай юл эшчеләре 700 метрда салачак. Юл киңлеге 7 метр тәшкил итәчәк. Шушы көннәрдә шулай ук Пушкин (280 кв.м), Козин (260 кв.м) һәм Киров (450 кв.м) урамнары юлларына сфальт салу да күздә тотыла. Инфраструктура үсеше...

Урыссу бисәсенең Урыссу урамында шәп юл салына.


Район үзәгенең яңа асфальт тасмасы күзләрне иркәли, аны Азнакай юл эшчеләре 700 метрда салачак. Юл киңлеге 7 метр тәшкил итәчәк. Шушы көннәрдә шулай ук Пушкин (280 кв.м), Козин (260 кв.м) һәм Киров (450 кв.м) урамнары юлларына сфальт салу да күздә тотыла. Инфраструктура үсеше бүлегендә хәбәр итүләренчә, юлларны яңарту Урыссу бистәсенең башка урамнарында да башкарылачак. Юл эшләрен Урыссуның төзекләндерү буенча предприятиесе дә дәвам итәчәк. Бүгенге көндә Солнечный микрорайонындагы Фәнис Кәримов урамындагы юлга вак таш җәю, шулай ук Югары Стәрле-Каразирек юлындагы чокырларны һәм аерым өлешләрне ремонтлау бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев