Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Районда Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм сугыш инвалидларының яшәү шартлары өйрәнелде

Бөек Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек кысаларында Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм әлеге сугыш инвалидларының яшәү шартлары өйрәнелде.

Чара нәтиҗәсендә ветераннарның социаль паспорты төзелгән. Ул ветераннарга медицина - социаль ярдәм күрсәтү мөһимлеген, ветеранның тормыш шартларын яхшырту буенча сорауларны хәл итү яки аңа өйдә ярдәм күрсәтү буенча чараларны чагылдыра... Моннан тыш, әлеге категориядәге ветераннарга предприятиеләр, оешмалар җитәкчеләрен, социаль хезмәт һәм сәламәтлек саклау хезмәткәрләрен беркетү буенча зур эш башкарылган. 2014 елда Бөек Ватан сугышының унбер ветераны федераль субсидияләр бирү нәтиҗәсендә торак шартларын яхшырткан. Ветераннар яшәгән торакларга йөреп чыгу, район ветераннарының социаль-көнкүреш шартлары бик яхшы булуын күрсәтте, дип хәбәр иттеләр социаль яклау бүлегендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев