Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Районда тантаналы рәвештә биш гаиләгә ана капиталына сертификатлар тапшырылды

Соңгы өч ел эчендә районда өч һәм аннан да күбрәк бала туган гаиләләр саны 176га арткан.

Күптән түгел район башкарма комитетының утырышлар залында тантаналы шартларда биш гаиләгә ана капиталына сертификатлар тапшырылды. Бәйрәм мохиты тудырылган залга җыелган әти-әниләрне, сабыйларны, кунакларны башкарма комитет җитәкчесенең социаль сораулар буенча урынбасары сәламләде.

- Балалар - безнең киләчәгәбез. Без аларны картлык көнебездә терәк һәм таяныч булырлар дигән өмет баглап үстерәбез. Әмма бу эшне барыннан да яхшырак итеп аналар гына башкарырга сәләтле. Әниләрнең җылы куллары, наз тулы йөрәкләре генә чын кеше үстерерә ала,- дип мөрәҗәгать иткән Илдар Хаҗиев, әти кешеләрнең дә гаиләдә, олы тормыш юлында зур терәк һәм ышаныч булулларын ассызыклады.

Димтамак авылыннан Рәзилә Гарипова, Әбсәләмнән Айгөл Низаметдинова, Бәйрәкәдән Алсу Хәкимова, Урыссудан Айгөл Шәрәфетдинова һәм Анна Зайцева сертифткатлар, чәчәк бәйләмнәре һәм кыйммәтле бүләкләр кабул иттеләр. Бу бәхетле гаиләләрдә икенче балалар - өч кызчык һәм ике малай туган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев