Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Районда көзге кыр эшләре финишка якынлаша

“Уңыш” җәмгыяте механизаторы Фәнил Мәҗитов белән 52 гектарлы басуда очраштык – хуҗалыкта туфракны көзге эшкәртү яхшы куелган.

- Көндә алга таба барабыз. Сабан керәсе мәйданнар әлләни күп калмады инде, - дип ул эшен дәвам итәргә ашыкты.

Ходайга шөкер, быел эшлим дигән кешегә табигать көннәрен бирде – ашлыкны да коры һава шартларында җыеп алырга мөмкин булды. Саламнар сары килеш төргәккә салынды. Хәзер инде туфрак эшкәртү планда каралган мәйданның 80 процентында башкарылды. Бу агрочара “АгроМир”, Тукай исемендәге, “Уңыш”, Нәбиуллин” агроколлективларында аеруча яхшы куелган. Әйтик, Бәйрәкә авылында гына да бүгенге көндә алты берәмлек трактор җир эшкәртүдә мәшгуль. “Кәрәкәшле” җәмгыяте соңгы арада темп өстәде.

- Быел без авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләр алдына туфракны сөрү һәм аның өске катламын эшкәртү буенча анык планнар җиткердек. Бу эштә бернинди дә тайпылыш юк, шуңа күрә без район буенча 10 октябрьгә туңга сөрүне тәмамлауны максат итеп куябыз, - дип хәбәр итте район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Аяз Шафигуллин.

Ильмира ГАЛИЕВА

Автор фотолары

 

 

  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев