Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Районда “Мин татарча сөйләшәм!” дигән акция уза

Һәр ел саен республикабыз күләмендә ТРның " 2014-2020нче елларга Татарстан Республикасының дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасы халыклары телләрен саклау һәм үстерү" дәүләт программасын тормышка ашыру максатыннан 21 февральдән 16 апрельгә кадәр "Мин татарча сөйләшәм! " акциясе уздырыла.

Быел әлеге акциягә Ютазы урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары да кушылды. Акция кысаларында төрле чаралар уздыру планлаштырыла. Укучылар төркеме мәктәпнең әти-әниләр җыелышында, өлкән сыйныф укучыларының бәйрәм кичәсендә, шулай ук 20 март көнне районыбызда уздырылган " XXI гасыр лидеры -2014" бәйгесендә чыгыш ясап, акция турында мәгълүмат бирделәр һәм һәммә кешене туган телебездә аралашырга чакырдылар. "Әйе,әйе, бары тик үз көчебез белән генә без туган телебезне саклап , киләчәк буыннарга тапшыра алабыз! Кадерле дуслар! Без сезне әлеге акциягә кушылырга һәм татарча сөйләшергә чакырабыз!" - дигән сүзләр белән чыгышларын тәмамлап, чарада катнашучыларга эмблемалар һәм буклетлар тараттылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев