Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Районда сайлау алды чараларын уздыруның яңа форматы кулланылачак

2014 елның сайлау кампаниясендә Халык җыеннары төрендә сайлау алды чараларын уздыруның яңа форматы кулланыла.

Халык җыеннарын уздыруның төп максаты булып яшәүчеләрнең сорауларын һәм проблемаларын тыңлау, шулай ук җирле территорияләрне һәм тулаем республиканы үстерү буенча аларның шәхси тәкъдимнәрен ишетү тора. Аларның барысы да алдагы биш елга "Бердәм Россия" партиясенең эшләре программасына кертелергә тиеш. Татарстан Республикасы Дәүләт Советының соңгы утырышында Президент Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларның үсеш планнарын эшләүдә (бу аеруча җирле территорияләргә кагыла) катнашу мөмкинлегенә ия булырга тиешлекләре турында әйтте.

Халык җыеннары бурычларына агитацион кампанияләр уздыру, депутатлыкка кандидатлар һәм "Бердәм Россия" партиясеннән гамәлдәге кандидатларның чыгышларын тыңлау, хакимият алдында конкрет торак пунктларның аерым проблемаларын билгеләү, республика үсеше һәм актуаль проблемаларны хәл итү буенча кандидатларның халык программасына тәкъдимнәр һәм теләкләр формалаштыру өчен шартлар тудыру, алар белән халык аралашуы өчен мәйданчык оештыру керә. Халык җыеннарында торак пунктларда яшәүчеләр, иҗтимагый оешмалар вәкилләре, җәмәгать фикере лидерлары, эшләүче депутатлар, җирле власть органнары һәм республика вәкилләре катнаша ала. Җыеннар оештыру белән бөтен республика буенча чирек миллион партия әгъзасы һәм аларның тарафдарлары шөгыльләнәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев