Районда “Татарстан” һәм “Мәйдан” җурналлары вәкилләре булып киттеләр
Республика басмалары узган чәршәмбедә, 18 ноябрьдә, безнең районда булып киттеләр.
"Татарстан" һәм "Мәйдан" җурналлары вәкилләренең максаты үз басмаларында кайбер предприятиеләрнең эшчәнлеге белән таныштыру, районыбыздан читтә танылган якташларыбызны әлеге журналлар сәхифәләрендә чагылдыру. Әйтик, профессор Әнвәр Шәрипов, "Мәйдан" журналы җитәкчелеге елның соңгы санын татар шагыйре Сирин Батыршин истәлегенә багышлау инициативасы белән чыктылар. Шагыйрь иҗатының чәчәк ату чоры, ул көчле, Такташныкына тиң булган бунтарь шигырьләр иҗат иткән 1920-1930 елларга туры килә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев