Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Районда "Якташлар рәхмәте. Куллар җылысы” акциясе үтте

«Якташлар рәхмәте. Куллар җылысы" - Бөек Җиңүнең 70 еллыгы кысаларында игълан ителгән акция менә шулай дип атала.

Мәктәп укучылары, фронтлардан килгән өчпочмак төрендә почта конверты ясап, ветераннарга үз рәхмәтләрен җиткерә алды. Акция кысаларында барлык мәктәпләрдә дә узган ачык дәресләрдә почта хезмәткәрләренең үткәненә кыскача экскурс ясалды. Хәрби почтальоннар кылган батырлыклар, сугыш елларында почта корреспонденциясе төрләре малай һәм кызларда зур кызыксыну уятты. Бәйрәм алды көннәрендә легендар хат-өчпочмакларны кабул иткән ветераннар, аларны зур илебезнең төрле почмакларында яшәүче туганнарына һәм дусларына теләсә кайсы вакытта бушлай җибәрә ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев