Районга асфальт салу машинасы кайтты
Шушы көннәрдә төзекләндерү һәм яшелләндерү буенча Урыссу предприятиесе асфальт җәяю техникасы белән тулыланды.
“Төзекләндерү” муниципаль унитар предприятисе үзенең матди-техник базасын ныгыту өстендә ел саен анык чаралар күрә. Хәзерге көндә муниципаль дәрҗәдә генә түгел, республика күләмендә эшләүче программаларга кыю рәвештә алынырга сәләтле булган хезмәт коллективы бүген урау юл төзелеше белән шөгыльләнә. “Һәм әлеге техниканы нәкъ менә шушы эшкә тагын да куәт бирү максатында сатып алдык та – аны якын көннәрдә эштә файдалана башлауны күздә тотабыз”, - дип хәбәр итте предприятие директоры Илшат Камалдинов.
Ильмира ГАЛИЕВА
Автор фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев