Районнан 20 бала республика санаторийләрендә ял иткән
Бу көннәрдә 20 бала республика санаторийләреннән әйләнеп кайтты.
Районның аз керемле, күп балалы, тулы булмаган, авыр тормыш шартларында калган гаиләләрендә тәрбияләнүче, шулай ук социаль имин булмаган балалар җәйге каникулларының беренче аен Чистай шәһәрендәге дәвалау-сәламәтләндерү комлексында һәм Азнакай каласы санаториесендә ял итте. Район социаль яклау бүлеге биргән мәгълүматларга караганда, июль һәм август айларында республика санаторийләрендә ял итү өчен югарыда әйтелгән категориягә туры килгән тагын 35 бала юллама алачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев