Районның кыр эшчәннәре чәчүгә чыкты
Кичә, 26 апрельдә, районыбыз кырларында чәчү эшләре башланды
Туфрак инде әзер булган авыл хуҗалыгы коллективы кырлары чәчү агрегатлары гөрелдесенә күмелде. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, «Вафауллин А. А.» крестьян-фермер хуҗалыгында 137 гектарда арпа, күпьеллык үлән - эспарцет чәчкәннәр. Арпа чәчүгә шулай ук «Гайнетдинов Р. Х.» крестьян-фермер хуҗалыгы да кереште. Биредә 55 гектар арпа чәчелгән. Бүген-иртәгә башка коллективларда да чәчү башланачак: нәкъ менә шушы сәгатьләрдә район игенчеләре басуларга чыгачак.
Роза ӘХМӘДИЕВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев