Районның кыр эшчәннәре мөһим мәсьәләләр буенча фикер алышты
Акбаш авыл җирлеге территориясендә эшләүче Р.Х. Гайнетдинов һәм А. Г. Тимербаев крестьян-фермер хуҗалыклары кырларында авыл хуҗалыгы формированиеләре җитәкчеләренең күчмә киңәшмәсе узды.
Аның эшендә авыл хуҗалыгы җитештерүе белгечләре, районнарның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе бүлекләре җитәкчеләре катнашты. Район башлыгы Аяз Шәфыйгуллин, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Андрей Борисов җитәкчелегендә узган киңәшмәдә басуларны зарарлы бөҗәкләрдән саклау буенча чаралар күрү зарурлыгына бәйле мәсьәләләр турында фикер алышынды. Белгечләр ассызыклаганча, коры һәм эссе һава торышы корткычлар үрчүенә булышлык итә. Рәсәй авыл хуҗалыгы үзәгенең Татарстан Республикасы буенча Ютазы бүлеге баш агрономы Гөлнара Җиһаншина билгеләп үткәнчә, зыянлылыкның икътисадый чиге (ЭПВ) – коры һава торышы вакытында 1 квадрат метрга 20-30 коңгыз һәм дымлы һава торышында 40-50 коңгыз тәшкил итә. Башкача әйткәндә, әлеге чик артып киткәндә, чәчүлекләрне саклап калу өчен, химик эшкәртүгә керешергә кирәк.
Аерым алганда, Рәсәй авыл хуҗалыгы үзәгенең җирле бүлеге тарафыннан кырларны тикшерү барышында кайбер хуҗалыкларда буйлы икмәк борчасы булуы ачыкланган. Кыр эшчәннәренең игътибары шулай ук үсемлекләргә зыян салучы башка корткычларга да юнәлтелде. Мәсәлән, борчак үсентеләрендә бүлбеле амбар коңгызын, кукурузда һәм көнбагышта каты корт табарга мөмкин.
Киңәшмәдә төп игътибар, эссе һава торышы торуга карамастан, чәчүлекләрне саклап калу, вакытында азык әзерләүгә керешү мәсьәләләренә юнәлтелде. Шулай ук Сабантуйны үткәрүгә әзерлек, җитештерү алдынгыларын хөрмәтләү сораулары да каралды.
Сүз уңаеннан, Акбаш һәм Димтамак кырларында яхшы яңгырлар явып узды һәм әлеге басулар, ниһаять, дым белән туенды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев