Районның кырчылык тармагында эш көйле бара
Узган атнада республикадан килгән белгечләр катнашында авыл хуҗалыгы машиналары һәм техниканың кышка саклауга куелуын һәм урыннарда ремонт башлануын күзәткән.
Быел район агроформированиеләренең механизация тармагында куелган эш тәртибе күпкә яхшырак. Хуҗалыкларда техниканы дәүләт таләпләрен санга сугып кышка саклауга куелуын республиканы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының икътисад мәсьәләре буенча урынбасары Ришат Хәбипов һәм шушы ведомствоның инженер бүлеге белгече Ришат Насыйров та билгеләп узды. Хәтта бу эшкә “Таң” һәм “Кәрәкәшле” җәмгыятьләре дә зур җаваплылык белән якын килгән булып чыкты. “АгроМир”, Тукай исемендәге хуҗалыклар, табигый ки, быел да югары дәрәҗәдә булды, дип хәбәр итте район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең баш инженеры Азат Мәхмүтов. Хуҗалыкларда алдан төзелгән график буенча техника ремонты башланып та өлгергән.
Ильмира ГАЛИЕВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев