Районның мактаулы игенчесе
Көрәш-Бүләк авылында яшәүче хезмәт ветераны Борис Федорович Совенковка август аеның беренче көнендә 90 яшь тулды.
Ул 1929 елда Вятский бистәсендә дөньяга килә. Күршедә генә урнашкан Көрәш-Бүләк авылында дүрт сыйныф белем ала. 1942 елда хезмәт юлын башлаган Борис Федорович терлекче, тимерче, игенче булып эшли. Бөгелмә шәһәрендә механизаторлар курсын тәмамлаган юбиляр гомере буе Ильич исемендәге колхозның кырчылык тармагында хезмәт куя. Социалистик ярышларда җиңүләр яулый. Дәүләт аның тырыш хезмәтен лаеклы бәяли - 1977 елда Хезмәт Кызыл Байрак ордены белән билгеләнгән Борис Совенков, ике елдан соң ТАССРның Югары Советы Президиумы карары белән “Атказанган авыл хуҗалыгы механизаторы” исеменә лаек була.
Хезмәт ветераны Борис Федорович Совенковны олуг юбилее белән Бәйрәкәтамак авыл җирлеге башлыгы Зөлфия Әгълиева, Көрәш-Бүләк авылының башлангыч ветераннар оешмасы җитәкчесе Илдус Җәләев тәбрик итте. Озын гомерле якташыбызга эчкерсез рәхмәт сүзләре язылган Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның да адреслы хаты һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Ильмира ГАЛИЕВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев