Район Балалар думасы “Елмаю бүләк ит” акциясен үткәргән
Беренче апрель - "Көлке көне"ндә Балалар район думасы депутатлары шаян кәефләрен урыссулылар белән уртаклашты.
"Елмаю бүләк ит" акциясе кысаларында депутатлар бистәдә яшәүчеләргә шаян елмаючы йөзләр - "смайликлар" төшерелгән магнитчыклар таратты. Сәгать дәвамында алар йөздән артык "смайлик" бүләк итте. Акциянең максаты - бистәдә яшәүчеләрнең кәефләрен яхшырту һәм бер-берең белән аралашуда елмаюның әһәмияте турында искәртү.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев