Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Районның бер хатын-кызына “тарзанка”дан соң хастахангә ятарга туры килгән

Районның бер хатын-кызына "тарзанка"да атынып бер минутлык адреналин алган өчен хастаханә койкасында озак ятарга туры киләчәк.

Ял көннәрендә район хастаханәсенә сыйраклары һәм беләк сөякләре ачык төрдә сынган хатын-кыз китерелә. Ул халык телендә "тарзанка" дип аталган җайланмада атынып имгәнгән. Медиклар мәгълүматы буенча, зыян күрүчегә оператив дәваланырга һәм озак вакыт дәвамында тернәкләнергә кирәк булачак.

- Мондый авыр нәтиҗәләргә юл куймау максатында, без стандарт булмаган спорт снарядлары белән мавыкмаска киңәш итәбез, - дип шәрехләде вазгыятьне хастаханәнең баш табибы Ренат Фатыйхов. - Һәм мондый зыян күрүчеләрне мөстәкыйль рәвештә алып килергә дә киңәш итмибез. Аларны транспортировкалау өчен махсус җайланмалар таләп ителергә мөмкин, шуңа күрә кичекмәстән ашыгыч ярдәм машинасын чакыру һәм аны көтеп алу мәҗбүри.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев