Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Районның өч укытучысы йөз мең сумлык премиягә лаек булды

"Мәгариф" гомумроссия өстенлекле милли проекты кысаларында агымдагы елда районның берьюлы өч укытучысы йөз мең сумлык премиягә лаек булды.

Иң яхшы укытучыларны сайлау сигезенче елын дәвам итә. Педагогларның хезмәтенә һәм конкурста катнашучыларның рейтинг исемлегенә карап, быел федераль дәрәҗәдә җиңүчеләргә 200 000 сум күләмендә грантлар һәм республика дәрәҗәсендә җиңү яулаучыларга 46 650 сумнан алып 100 000 сумга кадәр өч төрле премия каралды. Агымдагы елда бәйгедә катнашу өчен районнан җиде укытучы эше юлланды, шуларның өчесе - Урыссудагы 3 санлы мәктәпнең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Оксана Низамиева, Иске Урыссу мәктәбенең технология укытучысы Мәүлидә Рәфыйкова, Урыссу гимназиясенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Алсу Рәхмәтуллина Татарстан Республикасы укытучылары өчен әһәмияте буенча беренче булган премия ияләре булдылар.

Бәйгедә катнашучыларга үзләренең югары һөнәрманлыкларын раслау өчен берничә этап узарга туры килде. Соңгы өч елда башкарылган педагогик тәҗрибә тәкъдим ителгән методик папка тапшырылганнан соң, алар иҗтимагый тыңлаулар уздылар, шуннан соң гына укытучыларның бәйге эшләре эчтәлекләренә экспертиза уздыру өчен республика бәйге комиссиясенә тапшырылды. Мәгариф бүлеге методисты Светлана Хәбибуллина сүзләренә караганда, җиңүчеләр укучылар ирешкән уңышлардан чыгып кына билгеләнмәгән, аларның методик, тәрбияви хезмәтләре дә, ата-аналар белән тоткан элемтәләре дә исәпкә алынган. Дүрт йөздән артык педагог катнашкан бәйге нәтиҗәләре буенча 115 дәгъвачыдан төзелгән рейтинг исемлегендә Оксана Низамиева - 39, Мәүлидә Рәфыйкова - 53, Алсу Рәхмәтуллина 54 урынны яулаган. Бу алга таба зур адым дигән сүз. Мисал өчен, узган елда бәйге призерлары арасында безнең педагоглардан берәү дә юк иде, ә 2012 елда бары тик бер генә укытучы 30 мең сум премия ала алды.

Светлана Хәбибуллина сүзләренә караганда, җиңүчеләр сафына басу җиңел бирелми. Аларны ачыклаганда укучыларның дәрестән тыш эшчәнлек нәтиҗәләре, укытучы тарафыннан балаларга уңай социаль тәҗрибә туплау өчен тудырылган шартлар, белем бирү барышында замана технологияләреннән уңышлы файдалану, һөнәри берләшмәдә шәхси апробацияләнгән методик системалар булуы күздә тотыла. Оксана Низамиева, әйтик, имтиханнарда йөз балл туплый алган ике чыгарылышчы тәрбияләгән укытучы, Мәүлидә Рәфыйкова районда беренчеләрдән булып технологиядән проект эшен керткән кеше, Алсу Рәхмәтуллина исә федераль дәүләт гомуми белем бирү стандартларына ярашлы дәрестән тыш һәм математика буенча автор программалары уйлап тапкан мөгаллимә.

Оксана Низамиева - рус теле һәм әдәбияты белгечлеге буенча Алабуга дәүләт педагогик университетын тәмамап, Урыссуның 3 санлы мәктәбендә җиде ел балаларга белем бирә.

Әлләни зур булмаган педагогик стажына карамастан, Оксана Александровна Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, республиканың Премьер-министры рәхмәт хатларына, район башлыгының мактау грамотасына һәм грантына лаек булган укытучы. Яшь укытучының төп уңышы - ул үзе укыта торган укучыларының тулаем өлгерешен тәэмин итә. Оксана Александровна - "Иң яхшы методик эш - 2013" республика бәйгесе призеры. Ул укыткан укучыларның берсе - әдәбияттан республика олимпиадасы призеры, өчесе - әдәбияттан, дүртесе - рус теленнән муниципаль олимпиадалар җиңүчесе. Укучылар арасында социаль акцияләрдә, Интернет-турларда, дистанцион олимпиадаларда җиңүчеләр, призерлар бар.

Иске Урыссу мәктәбендә Мәүлидә Рәфыйкова утыз елдан артык технология укыта.

Ул һәрчак яңа фикерләр белән янучы укытучы. Ун ел элек ул барлыкка китергән "Чәчәк", "Йомгак", "Салават күпере", "УПС", "Лотос" бизнес-компанияләрендә укучылар аның кулы астында гөлләр үстерергә, үзенчәлекле әйберләр бәйләргә һәм тегәргә, яшелчә һәм җиләк-җимешләрне бизәкләп кисәргә өйрәнәләр. Алар ел саен мәктәп бизнес-компанияләренең республика күргәзмәләрендә һәм ярминкәләрендә катнашалар, призлы урыннар яулыйлар, диплом һәм грамоталар белән билгеләнәләр. Мәүлидә Габбас кызы, мәктәп укучыларына кайнар аш хәзерләгәндә файдаланылучы яшелчәләр үстерелә торган уку-тәҗрибә участогы белән дә җитәкчелек итә. Эшмәкәрлек белән бәйле планнарын ул мәктәп яны теплицасында да гамәлгә ашыра. Анда үстерелгән һәм халыкка, предприятиеләргә сатылган чәчәк үсентеләре, яшелчәләр хисабына мәктәпнең матди-техник базасы ныгытылган, җиһазлары, такталары яңартылды. Әлеге укытучының максатчанлыгы бәрабәренә уку йорты 100 мең сум күләмендәге грантка ия булды. 2006 елда Россиянең иң яхшы укытучыларының берсе булып, ул "Мәгариф" өстенлекле милли проект грантына лаек булды, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан да грант оту өчен бәйге материалы туплады. Мәүлидә Габбас кызы район мәгариф бүлеге, Татарстан Республикасы, Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыклары грамоталары, рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән шәхес, ә 2013 елда исә аңа "Гомуми белем бирүдә Россия Федерациясенең мактаулы хезмәткәре" исеме бирелде. Ул, юлында очраган киртәләр алдында тукталып калмыйча, киләчәккә бары тик өмет белән карап яшәүче, һәрвакыт алга таба атлаучы укытучы.

Мәгариф өлкәсендә 32 ел эшләүче Алсу Рәхмәтуллина Урыссу гимназиясендә башлангыч сыйныфлар укыта.

Югары һөнәри сыйфатларга иялеге, замана таләпләренә җавап бирә торган технологияләрдән оста файдалануы аңарга балаларга белем бирүдә, аларны тәрбияләүдә яхшы нәтиҗәләргә ирешү мөмкинлеге тудырды. Соңгы өч ел эчендә укучыларның тулаем өлгереше өстенә, белемне үзләштерү сыйфаты да яхшырды. Ул тәрбияләгән балалар район олимпиадаларында, республика фәнни-гамәли конференцияләрдә призерлар һәм җиңүчеләр булдылар. Алсу Мөккәтдис кызы кече сыйныфларда укучыларның математикадан белем алуларының сыйфатын күтәрү максатында заманча дәресне оптимальләштерү буенча эксперименталь тикшерү уздырган укытучы. Ул - Республика мәктәп укытучылары фестивале, "Укытучы остаханәсе" Бөтенроссия бәйгесе, "Россия мәгарифе элитасы" милли премиясенең иҗтимагый бүләкләрен тапшыру буенча инновацион бәйге лауреаты, автор программалары һәм укыту-методик пособиеләр буенча республика бәйгесе призеры, "Мәгариф" өстенлекле милли проектта өченче тапкыр җиңү яулаучы. Алсу Мөккәтдис кызы үз материаллары белән "Наука и школа", "Новое образование", "Мәгариф" журналларында чыгыш ясады, шуларның соңгысында 2008 елда "Иң яхшы статья" бәйгесендә җиңү яулады. Ун ел дәвамында ул башлангыч сыйныф укытучыларының район методик берлеген җитәкләде, аттестацион комиссия әгъзасы булып торды, эксперт группасы белән җитәкчелек итте.ТР Мәгарифне үстерү институтының башлангыч сыйныф укытучылары квалификациясен күтәрү курсларында үз тәҗрибәсе белән бик теләп уртаклаша. 2010 елдан башлап Алсу Мөкәтдис кызы районда федераль дәүләт гомуми белем бирү стандартларын кертү буенча федераль экспериментта башлап йөрүче булып тора. Ул - "Гомуми белем бирүдә Россия Федерациясенең мактаулы хезмәткәре".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев