Районның "Истоки" ветераннар хоры хәйрия концерты белән чыгыш ясаганнар
ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Ирина Иванаевская җитәкчелегендәге "Истоки" халык ветераннар хоры өлкән яшьтәгеләр ункөнлеге кысаларында хәйрия концертлары белән чыгыш ясады.
Әйтик, Урыссу ГРЭСы пенсионерлары, Урыссу бистәсенең хезмәт ветераннары һәм Баулы районының Кырым-Сарай картлар йортында яшәүчеләр зирәк яшьтәге кешеләр турындагы шигырьләрне теләп тыңладылар, рус һәм татар җырларын башкаручы коллективка кушылып җырладылар, күңелләре картаймый торган әбиләр белән бергә биергә төштеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев