Районның кино һәм видео хезмәте мәгариф бүлеге белән мәктәпләрдә “Немеркнущий свет Победы” киномарафоны уздырды
Февральдән башлап май аена кадәр районның кино һәм видео хезмәте мәгариф бүлеге белән берлектә барлык мәктәпләрдә "Немеркнущий свет Победы" киномарафоны уздырды.
Гражданлык ватанпәрварлыгын, Ватан бәйсезлеге һәм азатлыгы хакына халкыбыз кылган батырлыкларны пропагандалап, нәфис һәм документаль фильмнар күрсәтүгә нигезләнгән мәдәни-гаммәви чаралар "2011-2015 елларда РФ гражданнарын патриотик тәрбияләү" Дәүләт программасына, ТР Президентының "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итү турында"гы указына ярашлы үткәрелде. Киномарафон кысаларында балалар һәм яшьләргә ватанпәрварлык тәрбиясе бирү буенча "Ватанга хезмәт итәм" темасына сыйныф сәгатьләре, хәрби-интернационалистларны хөрмәтләү кинокичәләре, "Бөек еллар алдында баш иябез" батырлык кинодәресләре узды. Киномарафон максаты - үсеп килүче буынга ватанпәрварлык тәрбиясе бирү, кино чаралары аркылы совет халкының каһарманлыгын күрсәтү, Ватан сагында торган, тылда армый-талмый хезмәт иткән ветераннарга рәхмәт һәм хөрмәт хисе тәрбияләү.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев