Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Районның медицина хезмәткәрләре 2015 елга йомгак ясады

Бүген Урыссу үзәк район хастаханәсендә республика сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатихов катнашында 2015 елда сәламәтлек саклау тармагы эше буенча йомгаклау медицина киңәшмәсе узды.

Ел нәтиҗәләре белән хезмәттәшләрен һәм кунакны районның баш табибы Ренат Фатыйхов таныштырды. Аның мәгълүматы буенча, безнең хастаханә узган елда республикадан барлыгы 31 миллион сумлык финанс ярдәме алган. Иң күп чыгымнар яңа бала тудыру бүлеген ачуга һәм чиктән тыш кирәк булган флюорограф һәм рентген аппаратын сатып алуга киткән. Хастаханәнең үзендә дә җылылык белән тәэмин итүне исәпкә алу сәбәпле, шактый суммалар экономияләнгән. Акча авыруларны дару белән тәэмин итүгә юнәлтелә. Шуңа да карамастан, республика рейтингында район аутсайдерлар исәбендә булып чыккан. Моңа үлүчеләр саны, шул исәптән, аналар һәм балалар үлеме исәбе китергән.

Министр урынбасары, үз чиратында, җыелучыларны республикада сәламәтлек саклау тармагы торышы белән таныштырды, ютазылыларның югарыда әйтелгән проблемаларына да кагылды.

- Сезнең районда яңа заманча тудыру бүлеге ачтылар, әмма аналар һәм балалар үлеме теркәлгән, яңа диагностик аппаратлар куйдылар, шул ук вакытта флюорографик тикшерүгә җәлеп итү дәрәҗәсе түбән булып кала. Мантыйкка сыймый, алай булырга тиеш түгел. Сезгә командада эшләргә, даими җыелырга һәм ел ахырын көтеп тормыйча, вазгыять белән идарә итәргә кирәк, кешеләрне дәвалауның чираттагы этапларына вакытында җибәрү мөһим, - дип ул район медикларына вазгыятьне төзәтү буенча үз рекомендацияләрен бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев