Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Районның салым инспекциясе Ачык ишекләр көне үткәрде

Территориаль салым инспекциясе сентябрь ахырында физик шәхесләр өчен милек салымы сораулары буенча Ачык ишекләр көне үткәргән.

Бу көнне салым хезмәтенә 243 кеше мөрәҗәгать иткән. Килүчеләрнең шактыен салым кәгазе алу һәм аны ачыклау белән бәйле сораулар кызыксындырган. Һәркем салымнар буенча бурычы юклыгын белгән һәм, кайда яшәвенә карамастан, "Личный кабинет" электрон сервиска тоташкан. Үзләре өчен бу кабинетны ачу мөмкинлегеннән йөздән артык кеше файдаланган. Салым инспекциясе белгечләре гражданнарга милек салымы исәпләү, гамәлдәге ставка һәм өстенлекләр турында киңәшләр биргәннәр. Чираттагы Ачык ишекләр көне 25 октябрьгә билгеләнгән, ә милек салымы түләү срогы 5 ноябрьдә тәмамлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев