Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Районның тәрбиягә бала алган гаиләләре өчен мәгариф проблемалары һәм тәрбиягә нарасый алган гаиләләргә ярдәм буенча семинар узды

Семинар Бөгелмәдәге ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны гаиләләргә урнаштыруда булышлык итү, бу гаиләләрне әзерләү һәм аларга юнәлеш бирү үзәге тарафыннан үткәрелде.

Үзәк директоры урынбасары Елена Шириева тәрбиягә бала алучы әти-әниләргә бала тәрбияләүдә файдалы булган китаплар һәм белешмәлекләр тәкъдим итте. Педагог-психолог Татьяна Богоманова баланы ничек мәктәпкә күнектерү, бу җәһәттән килеп туган проблемаларны хәл итү турында сөйләде. Тәрбиягә алынган балалар белән эшләүнең гади булмаган тәҗрибәсе турында үзәкнең социаль педагогы Олеся Шөгаепова бәян итте. Районыбызның тәрбиягә балалар алучы әти-әниләре үзләренең проблемалары турында сөйләде һәм мөһим консультацияләр алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев