Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Районның яшь буыны белән тагын бер кат наркотиклар турында

Кичә район мәдәният йортына җыелган Урыссу мәктәпләре укучылары белән "Наркотикларга юк дип әйтәбез" дип исемләнгән тематик кичә узды.

Район мәдәният бүлеге һәм үзәкләштерелгән китапханә системасы хезмәткәрләре белән берлектә оештырылган чарада заман афәте - тәмәке, алкоголь, наркотик кебек кешелек дөньясының явыз дошманнары турында бик күп файдалы һәм гыйбрәтле мәгълүмат яңгырады. Район үзәк хастаханәсе табибы Фәрит Хәбибуллинның тирән эчтәлекле һәм мавыктыргыч чыгышында "элекке наркоманнар булмый" дигән фикер кызы җеп булып сузылды. Район эчке эшләр бүлеге хезмәткәре Айдар Мусин психоактив матдәләр куллануның нинди нәтиҗәләргә китерүен Жинать-процессуаль кодексы телендә аңлатып бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев