Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

РФ Пенсия фонды “Мәҗбүри пенсия иминиятләве буенча елның иң яхшы иминиятләүчесе-2015” конкурсын игълан итә

Кем иң яхшы иминиятләүче булачак? РФ Пенсия фонды ел саен уздырыла торган Бөтенроссия алтынчы "Мәҗбүри пенсия иминиятләве буенча елның иң яхшы иминиятләүчесе-2015" конкурсы башлануы турында игълан итә.

Конкурста катнашучылар - Россия Пенсия фондының мәҗбүри пенсия иминиятләвенә иминиятләү взносларын түләүче страховательләр. Конкурста катнашу өчен иминиятләүче Россия Пенсия фонды бюджетына мәҗбүри пенсия иминиятләвенә вакытында һәм тулы күләмдә үз эшчеләренең иминиятләү взносларын күчерергә, тиешле срокта һәм хаталарсыз шәхсиләштерелгән учет һәм иминиятләү взнослары түләү буенча барлык документларны алып килергә, шулай ук үзенең барлык эшчеләрен мәҗбүри пенсия иминиятләве системасында вакытында теркәргә тиеш.

Татарстан Республикасында конкурста җиңүчеләр дүрт категориядә билгеләнәчәк: эшчеләр саны 500дән артык булган, хезмәткәрләре 100дән 500 кешегә кадәр теркәлгән эш бирүчеләр, кул астында эшләүчеләр 100 кешегә кадәр булган эш белән тәэмин итүчеләр һәм яллы эшчеләре булган эшмәкәрләр. Конкурс нәтиҗәләре 2016 елның маенда ясалачак, җиңүчеләр дипломнар белән бүләкләнәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев