Рөстәм Миңнеханов Русия юстиция министры һәм РФ Җәзаларны үтәтү федераль хезмәте директоры белән очрашты
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия юстиция министры Константин Чуйченко һәм Җәзаларны үтәтү федераль хезмәте (ФСИН) директоры Аркадий Гостев белән очрашты.
Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә. Яклар төбәк дәрәҗәсендә хезмәттәшлек, төбәкнең җинаять-башкару системасын камилләштерү һәм пенитенциар системаның матди-техник базасын ныгыту мәсьәләләрен тикшерделәр.
Константин Чуйченко һәм Аркадий Гостев Казанга «2018-2026 елларга җинаять-башкару системасын үстерү» федераль максатчан программасы кысаларында төзелгән яңа тикшерү изоляторын файдалануга тапшыру тантанасына килделәр.
https://dzen.ru/a/aTJ9oU73c2rwWvTF?utm_source=yxnews&utm_medium=desktop
Фото: rais.tatarstan.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев