Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Розалия Гыймадиева - үзе сөйкемле, үзе таләпчән...

Үзешчән сәнгать осталары арасында традицион рәвештә уза торган сморт-бәйгеләрдә актив катнашучы Урыссу үзәк район хастаханәсе коллективыннан бигрәк, мөгаен, бик күпләр, поликлиникада сестра-хозяйка булып эшләүче Розалия Гыймадиеваның уйнавын карарга барадыр.

Кечкенәдән җырлап, биеп үскән кыз тумышы Ташкичү авылыннан. Әтисе аның механизатор, әнисе терлекче булып эшли. Гаилә 1965 елда Төрекмәнстан якларына күченеп китә. Тик еллар узган саен туган-үскән җир үзенә ныграк тарта. Егерме елдан соң Хафизовлар гаиләсе янәдән Ташкичү авылына кайтып төпләнә. Бу вакытта Розалиягә 15 яшь була. “Рус һәм төрекмән телләрен яхшы билгеләргә генә укыган булсам да, Иске Урыссу мәктәбендә белем алуны дәвам итү, аеруча татар телен үзләштерү авыррак бирелде. Әмма мине укыткан укытучылар бик көчле булды, мин аларга бик рәхмәтле”,- дип балачагын сагынып искә алучы Розалия Гыймадиева турында тулы язма белән район гәҗите битләрендә танышырга мөмкин.

Ильмира ГАЛИЕВА

Автор фотолары

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев