Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Рөстәм Миңнеханов үзенең туган көнендә эш урынында булачак

Татарстан Президентына бүген 64 яшь тула.

«Татар-информ». Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үзенең туган көнендә эш урынында булачак. Аңа бүген 64 яшь тула. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

"Президентның бүген <…> гадәти эш көне, көн тәртибендә - берничә чара», — дип билгеләп үтте агентлык әңгәмәдәше. Ул республика җитәкчесенең эш көне гадәттәгечә иртәнге алтыда башланачак, диде.

«Аннары „Ак Барс“ хоккей клубы белән сезон башланыр алдыннан традицион очрашу (сүз Гагарин Кубогы турында — Т-и.иск.), аннары Яшел Үзән районында глэмпинг проекты буенча презентация», — дип өстәде Галимова.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 1990 елда хакимият органнарында эшли башлады, Арча районы башкарма комитеты җитәкчесе итеп билгеләнде. 1996-1998 елларда — ТР Финанс министры, 1998 елдан 2010 елга кадәр-республика Премьер-министры вазифасында. 2010 елның 25 мартыннан Татарстан Республикасын җитәкли.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев