Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Рөстәм Нуриев Урыссу бистәсе башлыгы итеп сайланды

Шәһәр тибындагы Урыссу бистәсе советының чираттагы утырышында 6 санлы Яшьләр сайлау округы депутаты Рөстәм Нуриев Урыссу бистәсе башлыгы итеп сайланды.

Көн кадагына чыгарылган беренче сорау буенча чыгыш тоткан территориаль сайлау комиссиясе рәисе Кәшиф Вәлиев муниципаль берәмлекнең вәкаләтле органнарына сайлау нәтиҗәләрен игълан итте.

- Барлык округларда да сайлаулар узды дип исәпләнә. Шәһәр тибындагы Урыссу бистәсе советының бер мандатлы сайлау окрукларыннан бөтен 15 депутат та билгеле булды, - диде ул.

Кәшиф Вәлиев депутатларның исемнәрен атап, аларга депутатлык мандатларын тапшырды. Утырыш белән рәислек иткән 4 санлы Энергетика сайлау округы депутаты Владимир Петров, депутатлар тарафыннан бистә башлыгы итеп Рөстәм Нуриев сайлануы турында карар кабул ителүен хәбәр итте һәм аны бу вазифага алынуы белән тәбрик итте. Нуриев үз чиратында әлеге вазифаның җитди һәм зур тапкырлык, җаваплылык таләп итүен ассызыклады. Ул Урыссу бистәсендә, тулаем районда торган өстенлекле бурычларны, киләчәккә планнарны атады.

Утырыш барышында Урыссу бистәсе башлыгы урынбасары итеп Елена Коваль сайланды. Җирлек советыннан район советына вәкил булып 4 санлы Энергетика сайлау округы депутаты Владимир Петров сайланды. Ахырда депутатлар гамәлдә булган торак-коммуналь хуҗалык, тирә-июнь мохитне, табигать байлыкларын саклау һәм Урыссу бистәсен социаль үстерү буенча даими комиссияләрне калдырырга дигән карарга килделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев