Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Сабантуй чатырларында - бәйрәм рухы

Милли бизәкләргә төренеп, ераклардан ук үзенә җәлеп иткән район Сабан туе мәйданы йөрәкләрне җилкендерде. Мәйдан өстендә яңгыраган имин тормышыбыз һәм хезмәт кешесе турындагы җыр-моңнар туган ягыбыз, газиз халкыбыз өчен тагын бер кат горурлык хисе уятты. Бәхет таҗын хезмәт белән үргән, җаны талчыгып киткәндә, уйный белгән халкыбызга тагын бер сыйфат хас...

Милли бизәкләргә төренеп, ераклардан ук үзенә җәлеп иткән район Сабан туе мәйданы йөрәкләрне җилкендерде. Мәйдан өстендә яңгыраган имин тормышыбыз һәм хезмәт кешесе турындагы җыр-моңнар туган ягыбыз, газиз халкыбыз өчен тагын бер кат горурлык хисе уятты.


Бәхет таҗын хезмәт белән үргән, җаны талчыгып киткәндә, уйный белгән халкыбызга тагын бер сыйфат хас - ул киң күңеллелек, кунакчыллык. Милли бәйрәмебезне котлап, район хуҗалыклары, сәнәгать предприятиеләре корган чатырларда чын татар рухы яшәде. Борынгы йолаларны да онытмыйча бизәлгән чатырлар, бәйрәм күчтәнәчләре - алсуланып пешкән күмәчләр, чәкчәкләр, аш-су осталарының табынында җырлап утырган самавырлар, дәртле моңнар, ялкынлы биюләр... Сабан туен котлап, ерак араларны якын итеп килгән күп санлы кунаклар өчен бәйрәм чатырлар янында ук башланды. Алар, дөнья мәшәкатьләрен онытып, җилкенеп биеделәр, күңел түреннән чыккан җырларга кушылдылар.

Элек-электән үк Сабантуйга бүләкләр әзерләгәннәр. Аеруча яшь кызлар бер-берсен уздырып сөлгеләр, кулъяулыклар чиккәннәр. Бу юлы да алар Сабантуй колгасына бәйләргә дип бүләкләр алып килгәннәр. Чатырлар янына килеп туктаган егет һәм кызларның хуҗаларга чын күңелдән әйткән "ай, рәхмәт"ләре еракларга китеп таралды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев