Сафа бабай кабере янында
Кече Урыссу авылында яшәүче 80 яшьлек Рәшит Галиев, Бөек Ватан сугышында хәбәрсез югалган әтисе Сафаның җәсәде табылгач, “Мин дә әтиле булдым!”, дип шатлыгын белдерде.
Июль аеныӊ соӊгы кѳннәрендә Сафа Сәлимҗан улыныӊ Казанда яшәүче оныгы Марат Әхәт улы, хәбәрсез югалган фронтовикның барлык балалары һәм оныклары исеменнән, бабасыныӊ җирләнгән Новгород ѳлкәсенеӊ Старорусс районына барып, каберлегенә туган як туфрагын салып, исән булган улларыннан сагышлы сәламнәрен җиткереп кайтты. Безнең якташыбызны бик зурлап каршы алганнар, музейларда йѳрткәннәр, эзләнү эшләре барган җирләр белән таныштырганнар.
Марат Әхәт улы Галиев мондый тәэсирле вакыйгадан соӊ, үзе дә казыну-эзләнү эшләрендә ярдәм итәргә теләк белдергән, чѳнки сугыш елларында хәбәрсез югалган солдатлар исемлегенеӊ очы-кырые күренми.
Илсөяр ВАЛЕЕВА,
Кече Урыссу авылы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев