Салкынчишмәле Сәкинә Мөхәммәтшинага – 90 яшь
Салкын Чишмә авылында яшәүче хезмәт ветераны Сәкинә Шәрифулла кызы Мөхәммәтшина йортында бүген олы һәм якты бәйрәм.
Зур гаилә башылыгы - баш бала анасы, 21 онык һәм оныкчык әбисе Сәкинә Шәрифулла кызына 90 яшь тулды. Яз кояшы кебек балкып өй түрендә утыручы әлеге чал чәчле юбилярның бүген тагын бер шатлыгы бар - ул моннан 50 ел элек үзенә бүләк ясаган - бишенче баласы - кызын алып кайткан. Чал чәчле ана нарасыйларының бөтенесе дә исән-сау булуы белән дә, аларга югары белем биреп, җәмгыятькә лаеклы кешеләр итеп үстерә алуы белән дә бәхетле. Менә шундый шатлык тулы мизгелләр михнәтле елларга туры килгән балачак, сугыш тартып алган яшьлек елларын да оныттыра төшә, дип елмаючы Сәкинә әбинең сөйкемлелегенә, җитезлегенә сокланмый мөмкин түгел. Сәламәтлеге камил булган сугыш чоры баласы бүген гәҗитләрне укып, телевизор карап, дөнья хәлләреннән хәбәрдар булып кына яшәми, ул әле үз тормышын да үзе көтә.
Бүген хезмәт ветераны Сәкинә Шәрифулла кызы Мөхәммәтшина күп санлы кунаклардан котлаулар кабул итте, шул исәптән аны район җитәкчелеге һәм шәхсән үз исеменнән башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Джанна Волкова, социаль яклау бүлеге начальнигы Светлана Кәримова, ветераннар советы президиумы әгъзасы Нәкыя Шәрәфиева, Кәрәкәшле авыл җирлеге башлыгы Альфред Дәүләтгәрәев һәм башкалар изге теләкләрен җиткерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев