Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Сайра Сабирова: “Бала баласы балдан татлы”

Акбаш авылында яшәүче хезмәт ветераны Сайра апа Сабирова инде озак еллар дәвамында балалар церебраль параличы белән авыру оныгын тәрбияли.

Тумыштан гарип булган сабыйны беренче елларда әнисе Энҗе үзе карый. Әмма бер бирсә, Ходай бирә бит, болай да сәламәтлеге какшау булган хатын авариягә юлыкканнан соң тәмам култык таякларына кала. Сайра әби оныгын тулысы белән үз тәрбиясенә алганда, Альбинага 14 яшь була. Бүген аңа 27 яшь булса, Сайра апага ноябрь ахарында гына 92 яшь тулган. “Бер-беребезгә иптәш булып яшибез, бала баласы балдан татлы”, - дип озатып калды мине әңгәмәдәшем.

Ильмира ГАЛИЕВА

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев