Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Сердәш” ансамбле – Изге Болгарда

Узган ялларда “Сердәш” фольклор ансамбле Изге Болгар җирендә булып кайтты.

(Илмира ГАЛИЕВА) Зөлфия Рәхмәтуллина җитәкчелегендәге Әбсәләм авылының үзешчән артисталары үзләренә зур булмаган сәяхәт оештыра. Күптән инде ата-бабаларыбыз нигез салган тарихи урыннарда буласыбыз, мөселман иленең борынгы рухын тоясыбыз килә иде, дип хәбәр итте сердәшчеләр. Аларга бу хыялларын гамәлгә ашыруда Әбсәләм комбинаты җитәкчелеге дә ярдәм кулы сузган – ансамбльне транспорт белән тәэмин иткән. Әбсәләмлеләр Болгарның күренекле урыннарында – мәчетләрдә, төрле кәсебчеләр остаханәләрендә, ярминкәләрдә булудан алар онытылмаслык тәэсирләр алган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев