Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Шамил Садыйков: «Татар-информ» – мәгълүмати ресурсларны ияртеп бара торган локомотив

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы оешуга бүген 32 ел тулды.

 

 

Бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы 32 яшьлеген билгеләп үтә. Агентлык коллективын «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков тәбрикләде.

«32 ел буена Җир йөзендә искиткеч яхшы агентлык, яхшы коллектив эшли. Татарстан һәм медиа киңлек өчен бу истәлекле көн. «Татар-информ» ул – барлык мәгълүмати ресурсларны үзе артыннан ияртүче, республикада яңалыклар көн тәртибен билгеләүче локомотив», - диде Шамил Садыйков.

Ул агентлыкта талантлы журналистлар эшләвен искәртте. «32 ел – ул инде җитди, җитлегүне күрсәтүче дата», - дип искәртте.

  • «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгын булдыру турында указны 1990 елның 6 июнендә Минтимер Шәймиев имзалаган. Ул Советлар Союзында һәм Россия Федерациясендә беренче мөстәкыйль төбәк мәгълүмат агентлыгы булган.

"Татар-информ" архивы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев