С юбилеем!
Бәйрәкәдә яшәүче Шәриповларны сиксән еллык мәхәббәт яшәтә Бәйрәкә авылында гомер кичерүче Нәзирә апа белән Анвар ага Шәриповлар бүген сиксән яшьлек туган көннәрен бәйрәм итә.
1939 елның 25 февралендә Бәйрәкә авылы хастаханәсенең бала тудыру бүлегендә берсе иртән, икенчесе кичтән туган нарасыйларны сиксән еллык мәхәббәт яшәтә дип әйтергә була. Бер авыл урамнарын таптап, бер авыл һавасы сулап үскән егет белән кыз 1960 елда кавыша. Гаилә башлыгы Әнвәр Шәрипов гомер бакый кырчылык тармагында хезмәт куя. Ул узган чакрымнарны, мөгаен, бернинди дә бизмәнгә салып булмыйдыр. Нәзирә апа исә озак еллар сәүдә өлкәсендә эшли. Шәриповлар үзләренә лаек булырдай ике ул һәм бер кыз бала тәрбияләп үстерә.
- Бүген безнең өч улыбыз, өч кызыбыз, өч ир оныгыбыз, өч кыз оныгыбыз, өч оныкчыгыбыз бар. Аллага шөкер, бөтенесен дә тигез яратабыз һәм аларның да кадер-хөрмәтен тоеп яшибез, - дип сөйләүче Шәриповлар гаиләсе турындагы язма белән агымдагы атнада чыгачак район гәҗите битләрендә укырга мөмкин булачак.
Ильмира ГАЛИЕВА
Автор фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев