“Сихри каләм” берләшмәсе тәрбияләнүчесе Алинә Әхмәтова - “Үз юлым – Своя строка” иҗат бәйгесендә
Башкалабыз Казанда урнашкан Татарстан Язучылар берлеге бинасында 2 апрельдә узган "Үз юлым - Своя строка" иҗади конкурсының өченче турында "Сихри каләм" берләшмәсе тәрбияләнүчесе Алинә Әхмәтова да катнашты.
Бу көнне республикабыз районнарыннан җыелаган конкурсантлар төркемнәргә бүленеп остазлардан мастер-класслар алды. "Сихри каләм" берләшмәсе тәрбияләнүчесе, Урыссу гимназиясенең 8 сыйныф укучысы Алинә Әхмәтова әлеге бәйгедә үзе иҗат иткән "Саф хисләр" исемле хикәясе белән катнашты.
Ул алдагы ике турны узып, өченче этапка үтте. Өченче турда конкурсантлар остазлары ярдәме белән тагын бер хикәя иҗат итәргә тиеш булды. Алинә язучы Халисә Ширмән төркемендә эшли, онлайн режимда остазы белән аралашып торачак һәм апрель ахырында ул яңа әсәрен жюрига тәкъдим итәчәк. Алинәгә иҗади уңышлар телибез!
Укырга:
1) http://yalkyn.com/z-yulym-ostahan-l-r/
2) http://yalkyn.com/z-yulym-svoya-stroka-konkursy-1-k-n-video/
3) http://yalkyn.com/z-yulym-svoya-stroka-eshen-bashlady-foto/
4) http://yalkyn.com/z-yulym-svoya-stroka-sorashtyru/
5) http://yalkyn.com/z-yulym-saf-hisl-r/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев