Сиреналар яңгырады – халык хәвефсезлеге беренче урында
Ютазы районы халкы гомумроссия укыту-тикшерү чарасында катнашты
1 октябрьдә сиреналар очраклы гына яңгырамады! Бу коткару хезмәтләренең әзерлеген шомарту һәм халыкка хәбәр җиткерү системасын тикшерүгә юнәлтелгән күнекмә иде. Русиягадәттән тыш хәлләр министрлыгы тоташ илебездә күмәк күнегү чаралары үткәрде, Ютазы районы да читтә калмады. Бу чараның максаты – чын хәвеф очрагында – янгынмы ул, дроннар һөҗүмеме яисә башка төрдәге гадәттән тыш хәлме, һәр кешенең тревога сигналын ишетүенә һәм тиешле мәгълүмат алуына инану. Күнекмәләр кайда үтте? Урыссу урамындагы 26нчы йортта ашыгыч хезмәтләрнең гамәлләрен гамәлдә эшкәртү узды. Коткаручылар, янгын сүндерүчеләр, ашыгыч медицина ярдәме һәм башка белгечләр гадәттән тыш хәл очрагына әзерлеген күрсәтте.
Русия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы исегезгә төшерә: “Сирена тавышын ишеткәч, тынычлык саклагыз, телевизор яисә радиоларыгызны кабызыгыз!" Сезнең дөрес карар һәм вакытында мәгълүмат алу – үзегезнең иминлек нигезе.
Башкарма комитет җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары вазифасын вакытлыча башкаручы Александр Захаров билгеләвенчә, мондый күнекмәләр даими үткәреләчәк. Безнең уртак максат –Ютазы районында яшәүче һәр кешенең югары дәрәҗәдә иминлеген тәэмин итү.
Хәбәр бирү сигналларына игътибарлы булыгыз, яңалыкларны күзәтеп барыгыз һәм исегездә тотыгыз: халык хәвефсезлеге – иң әһәмиятле бурыч.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев