Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Социаль программалар һәр авылга барып җитә

Бәйрәкәтамак авыл җирлегендә яшәүчеләрнең Подгорный авылында узган җыенында район башлыгы Аяз Шәфыйгуллин, район җитәкчелеге вәкилләре, башкарма комитетның тормышны тәэмин итү буенча хезмәт һәм бүлек җитәкчеләре катнашты.

Исегезгә төшерәбез, әлеге җирлеккә өч авыл керә: Бәйрәкәтамак, Көрәшбүләк һәм Подгорный. Торак пунктның 310 йортында 757 кеше яши. Эшкә яраклылар — 423, пенсия яшендәгеләр — 220 һәм балалар 114 кеше тәшкил итә. Халык, нигездә, җирлектән читтә эшли. Бу хакта үз чыгышында Бәйрәкәтамак авыл җирлеге башлыгы Зөлфия Әгълиева хәбәр итте.

— 2023 елда авыл җирлегендә өч бала туды, 16 кеше вафат булды, — дип билгеләп үтте ул үз чыгышында. — 310 шәхси хуҗалыкта 359 эре мөгезле терлек асрала, шуларның 211е — сыерлар.

Зөлфия Әгълиева җыенга килүчеләрнең игътибарын хуҗалыкларда эре мөгезле терлекләрнең һәм сыерларның баш саны кимеүенә юнәлтте. Сәбәпләрнең берсе — халыктан сөт сатып алу бәясенең түбән булуы. Шулай да терлекчелек, сыер асрау белән шөгыльләнүче авыл халкына республика ярдәме бар. Һәм шактый гына шәхси ярдәмче хуҗалыклар бу мөмкинлектән файдаланган. Авыл җирлегендә күп кенә крестьян-фермер хуҗалыклары эшләп килә, алар үсемлекчелек, терлекчелек, кошчылык белән шөгыльләнә: фермерлар Фаяз Әхмәтшин, Ольга һәм Рафаил Баталовлар, Лениза Ильясова, Азат Насыйбуллин, Насыйх Әхмәтшин, Фирүзә Хаҗиева, Ринат Фәйзрахманов, Расыйх Латыйпов, Руслан Шәйгарданов, Фәвәрис Гыймадиев, Фәнис Нәбиуллин, шулай ук «Уңыш» һәм Тукай исемендәге җәмгыятьләр.

Җыенда җирлек башлыгы хисап елында гамәлгә ашырылган республика һәм җирле программалар белән таныштырды. Муниципалитетларда республика социаль программалары турында сүз барганда, бу аларны гамәлгә ашыру эре шәһәр һәм район үзәкләрен генә түгел, ә һәр торак пунктны, һәр авылны үз эченә ала дигән сүз. Әйтик, республика акчасына Подгорный авылының Яшел урамы буенча юл тиешле хәлгә китерелгән, «Чиста су» программасы кысаларында Бәйрәкәтамакта суэтем башнясы урнаштырылган. «Татнефть» җәмгыяте акчасына Бәйрәкәтамак авылындагы һәйкәлгә капиталь ремонт ясалган. Моннан тыш, бу авылда ТЕЛЕ-2 элемтә база станциясе урнаштырылган, халык 4G мобиль интернетка керү мөмкинлеге алган. Җирлек башлыгы шулай ук башка программалар буенча башкарылган эшләр турында да тулы мәгълүмат бирде.

Тулаем район буенча программаларны тормышка ашыру белән район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Оксана Власова таныштырды. Җыенда катнашучылар шулай ук газ хезмәте, урман хуҗалыгы, хокук саклау органы вәкилләренең чыгышларын тыңлады (тулырак — газетаның узган саннарында). 

Район башлыгы, залга җыелучыларның сорауларына җавап биреп, җыелышка йомгак ясады һәм кыскача район тормышының төп эшчәнлегенә тукталды, кырыгалдарларның артуына аерым игътибар биреп, халыкны уяу һәм сак булырга чакырды. Җыен ахырында махсус хәрби операциядә һәлак булган якташларыбызны бер минут тынлык белән искә алдылар. Район башлыгы Ватаныбыз өчен авыр чорда ил тынычлыгын саклаучы ир-егетләрнең әти-әниләренә рәхмәт хатлары тапшырды. 

Шулай ук авыл җирлеге активисты Фәридә Гайфуллинага бензин пычкысы тапшырылды.

Роза ӘХМӘДИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев