Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Солдат итәген кимәгән егет — егет буламыни ул!

Район мәдәният йортында хәрби хезмәткә чакырылучылар көненә багышланган «Рәсәйгә хезмәт итәм» чарасы үтте.

Чарада 2024 елның язгы чакырылыш кампаниясе барышында армия хезмәтенә алыначак егетләребез, шулай ук район мәктәпләренең өлкән сыйныф укучылары катнашты. 

Исегезгә төшерәбез, язгы чакырылыш вакытында Ютазы районыннан хәрби хезмәткә 21 егет алыначак. Районыбыз хәрби хезмәткә чакырылучыларның иң беренчеләрен 23 апрельдә, ә инде соңгыларын 15 июльдә озатырга планлаштырыла. 

Булачак солдатлар һәм чакырылган кунаклар алдында Район мәдәният йорты артистлары иҗади номерлар белән чыгыш ясады. 

Чарада шулай ук район җитәкчелеге вәкилләре, чик сакчылары җәмгыяте әгъзалары һәм махсус хәрби операция зонасыннан кайткан якташыбыз катнашты. 

Ютазы районы Башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Самонина үзенең сәламләү чыгышында егетләргә җиңел хезмәт теләде һәм язгы чакырылышта беренче булып хезмәткә китүче егетләргә повесткалар тапшырды. 

Булачак Ватан сакчыларына — хезмәткә китәсе егетләргә Баулы шәһәре, Баулы һәм Ютазы районнары буенча хәрби комиссар Илшат Халитов белән Ютазы районы хәрби-интернационалистлар берлеге рәисе Ринат Кадыйров үгет-нәсыйхәт сүзләре белән мөрәҗәгать итте. 

Моннан тыш, чарада бүләкләү тантанасы узды. 2023 елның көзге чакырылыш чорында күрсәткән тырышлыгы, тәкъдимнәре һәм куелган бурычларны сыйфатлы үтәгәне өчен Татарстан Республикасы Хәрби комиссариатының мактау кәгазе белән Сергей Рузанов бүләкләнде. 

Сәламәтлек саклау тармагына керткән өлеше һәм хәрбиләргә ярдәм иткәне өчен Ютазы районы башлыгының Рәхмәт хаты белән яшүсмерләр кабинетының шәфкать туташы, хәрби хезмәткә чакыру комиссиясе сәркатибе Наталья Никитина бүләкләнде. 

Укуга намуслы мөнәсәбәте, тырышлыгы һәм җәмәгать тормышында актив катнашуы өчен Мактау кәгазе белән Рәсәй ДОСААФының Октябрьский шәһәрендәге автомобиль мәктәбендә хәрби-хисап белгечлеге буенча С категорияле автотранспорт чаралары йөртүчесе — хәрби хезмәткә алынучы Радион Железнов бүләкләнде.

Анастасия МИХАЙЛОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев