Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яңа ел утлары – “Яңарыш” паркында

Кичә Солнечный микрорайонының “Яңарыш” паркында Яңа елның төп чыршысын ачу тантанасында кунакларны район башлыгы Рөстәм Нуриев сәламләде.

Беренче тамашачысын бәйрәмчә иллюминацияләр белән бизәлеп каршы алган 20 метр озынлыктагы урман гүзәле исә, чынлап та, “Яңарыш” паркының төп бизәге. Шунда ук урнашкан Кыш бабай белән Кар кызы, әкият дөньясыннан безнең бәйрәмгә килгән кар сыннары күп санлы тамашачыларга яхшы кәеф бүләк итте. Чыршы белән янәшә куелган эстрадада концерт номерлары белән сәхнә тоткан сәнгать осталары чыгышын төрле яклатып күзәтергә мөмкин. Бу кичне дәртле биюләре белән кунаклар каршына чыккан “Ютазы йолдызлары” иҗат коллективы, “Шаян” театр студиясенең шаян тамашасына бирелеп, салкын йөгерә башлаган аякларның үз-үзеннән тыпырдый башлаганын сизмәдек тә.

Ә балачаганың үз даирәсе – чыршы тирәли ясалган шугалак, биек итеп өеп менгерелгән кар тавы аларның бәхетле авазларыннан шау-гөр килеп торды.

Ильмира ГАЛИЕВА

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев