Солнечный микрорайнында – яңа сәүдә комплексы
Солнечный микрорайнында яшәүчеләрнең, ниһаять, үз кибетләре барлыкка килде.
Кичә Солнечный микрорайонына яктылык һәм нур өстәп, “Солнечный” сәүдә комплексы үз ишекләрен ачты. Яңа елга мондый затлы бүләкне шәхси эшмәкәр Андрей Смоленцев ясады.
Кибетне ачу тантанасында район башлыгы Рөстәм Нуриев катнашты. Ул халык тормышын тагын да камилләштерүдә күпьеллык намуслы хезмәте өчен Андрей Смоленцевка район башлыгының рәхмәт хатын тапшырды. “Солнечный” сәүдә ноктасы ишегенә бәйләнгән ал тасманы кисү хокукы район башлыгы Рөстәм Нуриев, район советы депутаты Сәгадәтулла Төхбәтуллин һәм бизнесмен Андрей Смоленцевка бирелде.
Ильмира ГАЛИЕВА
Автор фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев